Хәзерге заманда яшьләр өчен бик күп уңайлыклар тудырылган. Бары тик үзеңне күрсәтә белергә генә кирәк. Әңгәмәдәшем Ленар Нәфыйков әнә шундыйлардан, үз тырышлыгы белән студия булдыручы һәм клиплар төшерүче сәләтле егет.
- Ленар, иҗат юлың кайчан башланды һәм сине моңа нәрсә этәрде?
- Элегрәк мин музыкаль өлкәнең ни икәнен белми дә идем. Мәрхүм әтиемнең гитарада бик шәп уйнаганын исемә төшердем дә, әниемнән гитара сорадым. Махсус түгәрәктә уйнарга өйрәндем. Тора-бара: «Нигә үз җырымны яздырмыйм соң әле мин», дигән фикер барлыкка килде. Рэп стилен сайладым. Абыем Алмаз Миргалимов янына бардым. Көен яздык. Шулай итеп «Балтач - Салавыч» исемле җырым чыкты. Районыбызда ул хитка әверелде. Тиктормас иҗат юлым әнә шулай башланды.
- Җыр сүзләрен үзең язасыңмы, әллә берәр ярдәмчең бармы?
- Күбесенчә үзем язам. Күңелемә һәм көйгә ятышлы шигырьләр булса, башка кешеләрнекен дә сайлыйм. Кайвакыт уйланып та куям: «Кайдан килгән соң миңа бу язу-сызу сәләте?» дип. Мөгаен, әлеге сәләтем Рамазан абыйдан (Фәрзиев) күчкәндер.
- Клип төшерү идеясе кайчан туды?
- Андый хыял күптән бар иде миндә. Әмма клипны «тоттың да төшердең»гә генә нигезләнеп эшләп булмый. Публикага охшарлык итеп төшерү кирәк. Беренче клибым - «Туган ягым - Балтач» иде. Аны күпләр охшатты. Әле яңа гына «Минем күрше - Җәмилә» исемле клибым чыкты. Ул да популярлык казанды. Тиздән тагын бер иҗат җимешем дөнья күрәчәк.
- «Яшен Records» хакында берничә сүз.
- «Яшен Records» - минем тавыш һәм көй яздыру студиям, иҗат «фабрикам». Абыемның студиясе эшен туктаткач, әнием ярдәме белән үз студиямне булдырдым. Кемнәр мөрәҗәгать итә - шулар белән эшлим.
- Киләчәктә үзеңне рэпер итеп күрәсеңме? Әллә бу мавыгу гына булып калырмы?
- «Алдан кычкырган күкенең башы ярыла», - ди халык. Әлегә төгәл җавап бирә алмыйм. Вакыт үзе күрсәтер.
- Әңгәмәң өчен зур рәхмәт, Ленар. Иҗат уңышлары сиңа.
Нет комментариев