Ял сәгатьләрен татарча фильмнар карап уздырырга теләүчеләргә бездән ярдәмче исемлек. Биредә фильмның кыскача эчтәлеге, жанры, гамәлгә куючылары һәм кайдан табып карарга икәнлеге күрсәтелгән.
Кызганыч, интернетта, аерым алганда, кино турындагы иң зур портал - глобаль КиноПоискта әлеге фильмнарның икесенең генә рейтинглары билгеле, бәяләмә-шәрехләр да юк диярлек. Димәк, татарча фильмнарны караганнан соң бәяләргә һәм соңыннан рейтингын күрсәтергә дә онытмыйбыз - татар фильмнарын интернет киңлегендә танытуда сездән дә ярдәм булыр.
Күңелле ял сәгатьләре сезгә!
1. "Бибинур" - 2010 нчы елда төшерелгән драма. Фильм Аяз Гыйләҗев әсәре буенча эшләнгән. Бибинур "яктылык өләшүче" дип тәрҗемә ителә.

Фильмның казанышлары:
Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Гран-при - 2010 нчы елның иң яхшы фильмы.
Актриса Фирдәвес Әхтәмовага - иң яхшы хатын-кыз роле өчен бүләк (Бибинур роле).
Халыкара Евразия кинофестивалендә (2010 ел) - иң яхшы хатын-кыз роле өчен актриса Резеда Хадиуллинага бүләк (яшь Бибинур роле).
Иң яхшы режиссер хезмәте өчен бүләк (Франция, Онфлер, 2010 ел).
Иң яхшы сценарий өчен бүләк (Франция, Онфлер, 2010 ел)

3. "Дилемма" - 2007 нче елда татар кинематографистлары тарафыннан төшерелгән беренче рус телле мелодрама.

Ни өчен бу рус телле фильмны татар тамашачысына тәкъдим итәбез? Чөнки биредә, тел белән бергә югалучы милли хисләр, халкыбызга хас сыйфатлар баш героиня тормышы аша ачык чагыла. Аның миллилеген генә түгел, ә үзен, күңел тынычлыгын югалтуын күрәбез. Ахыр чиктә, йөрәге кушканча эшләп, кызның тормышы җайланып китә.
Фильмның режиссеры: Рамил Төхвәтуллин. Сценарий авторы - Айсылу Хафизова. Төп героиня ролендә - Рамил Төхвәтуллинның кызы Индира. Рольләрне башкаралар: Руслан Үтаганов, Эмиль Талипов, Ләйсән Файзуллина, Әзһәр Шакиров.

Режиссеры: Илдар Ягъфаров. Рольләрдә: Фәрит Бикчәнтәев, Йосыф Бикчәнтәев, Әзһәр Шакиров, Ринат Тәҗетдинов, Шәүкәт Биктимеров. Фильм экраннарга 2004 нче елда чыкты.
5. "Минем заманам" - бүгенге яшьләр тормышы турында татарча фильм. Язмыш сынаулары каршында кеше үзен ничек тота, хәлиткеч сайлаулар каршында дөрес юлны билгели аламы?
Рәссам Динарның энесе милиция кулына эләгә. Егетне наркотиклар сатуда гаеплиләр. Тик бу гына да түгел, ул Шрам кушаматлы криминал бәндәдән зур суммада әҗәткә акча алган була. Бандитлар Динарны сынау алдына куя: яки акчаны кире кайтарырга, яки бу акчаларны алар белән бергә эшләп табарга.
Фильмның режиссеры: Дамир Барышев. Рольләрдә: Әбри Хәбриев, Алмаз Корбанов, Ләйсән Нуруллина, Айрат Ильясов, Алмаз Гыйльметдинов, Илдар Хуҗа. Төшерелү вакыты 2010 нче ел.
6. "Өч аяклы ат" - Айдар Хәлим әсәре буенча төшерелгән татарча фильм.

Фильм 2008 нче елда Алтын Мөнбәр Халыкара бәйгесендә катнашты.
Сценарий авторы һәм режиссеры Нурания Җамали.
Рольләрдә: Илназ Халиуллин, Зөлфия Вәлиева, Олег Фазылҗанов, Флера Хәмитова, Әзһәр Шакиров, Наил Шәйхетдинов.

Вакыйгалар бүгенге һәм Тукай заманындагы Казанда бара. Театр артисты Мират Борханывта иҗади кризис. Аңа сәхнәдә эт, куян ише рольләрне генә бирәләр. Миратның күңеле йомшак, ул ярдәмчел. Театрдан китәм дип йөргәндә, режиссер аңа Тукай турындагы яңа спектакльдә төп рольне тапшыра. Хезмәттәшләре, Мират үзе дә бу эшне башкарып чыгасына ышанмый...
Фильмның режиссеры: Фәрит Дәүләтшин. Сценарий авторы: Рабит Батулла.
Рольләрдә: Илфат Камалов, Алмаз Сабирҗанов, Айгөл Хәйри, Гөлнара Мулланурова. Экраннарга чыгу вакыты: 2012 нче ел.
Фильмны биредә карарга була.
8. "Кияү Балакай" - 2009 нчы елда экраннарга чыккан татарча комедия.

Фильмның режиссеры Нурания Җамали.
Рольләрдә: Нәҗибә Ихсанова, Әсхәт Хисмәтов, Әмир Камалиев, Тамчыгөл Тәмаева, Алмаз Гәрәев.
9. "Югалту"- 2012 нче елда халыкка тәкъдим ителгән татарча фильм. Шәһәр җирендә яшәп, руслашып баручы татар гаиләләре проблемасы, туганлык хисләрнең кимүе - фильмда күтәрелүче төп проблемалар.

Фильм - VIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә (2012 ел) катнашып, спонсорның "Туган телне һәм тардицияләрне саклауда керткән өлеше өчен" дигән махсус бүләгенә лаек булды.
Сценарий авторы: Гадел Хаиров, режиссеры: Илдар Ягъфаров.
Рольләрдә: Радик Сәлимов, Ирек Хафизов, Марсель Тимофеев, Равил Шәрәфиев, Елена Сәлимова, Элеонора Портнова.
10. "Ялгыз калган яшьлек"- 2006 нчы елда экраннарга чыккан мелодрама еракта калган яшьлек еллары, мәхәббәт һәм ялгышлар турында.

Фильмның режиссеры: Камил Зәйнулла.
Рольләрдә: Рамил һәм Илсөя Төхвәтуллиннар, Нәҗибә Ихсанова.
Фильмны биредә карарга була.
Нет комментариев