Шеңшеңәр әниләре - 70 төрле һөнәр ияләре
Шеңшеңәр авыл китапханәсендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, "Әни кешегә 70 төрле һөнәр дә аз" дигән тематик кичә булып узды.
Кичә барышында әниләр, китапханәгә актив йөрүче балалар тарафыннан әзерләнгән күчтәнәч - "Куян малае"ның әнисен эзләве турында әкиятне карадылар, кичәнең исеменнән күренгәнчә, үзләренең теләсә-нинди өлкәдә белгеч булуларын исбатлап, бәйгедә катнаштылар. Укучылар әниләренә, укытучы апаларына көч биреп, җан атып утырдылар. Нәтиҗәдә, кичәгә килгән әниләр барысы да җиңүче дип танылды һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев