Смәел әбиләре оныклары белән бергә тәмле ризыклар әзерләгән
Әбиләре оныкларын яратып «бәхет төенчекләре» дип атый
Авыл урамнарын тутырып ак яулыкларын сузып бәйләгән әбиләр аштан кайтуын хәтерлисезме? Нинди бәхетле үскәнбез без ак яулыклы әбиләр белән!
Хәзерге заман оныклары дә бик бәхетле. Әбиләре аларны яратып «бәхет төенчекләре» дип атый. Пенсиягә чыккач хәзерге әбиләр— скандинавларча йөри,сәяхәт итә, укый, төрле түгәрәкләргә йөри, грамоталылыгын арттыра һәм әлбәттә оныкларын күптөрле тәмле ризыклар белән сыйлый. Һәр заманның алъяпкычлы, тәбикмәкле, каклы, әкиятле, догалы, кәнфитле, дисбеле әбиләре бар.
Өлкәннәр көне уңаеннан, Смәел китапханәсендә үткәрелгән «Әби белән әзерлибез» чарасында әбиләр оныклары белән бергә тәмле ризыклар әзерләделәр, аш-су серләре белән бүлештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев