Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

СМУда “Кичке уен” гөрләде (+фоторепортаж)

19 июль кичендә "Факел"лылар "Кичке уен" үткәреп, һәркемне дә җыр-моң дөньясына алып кереп киттеләр.

Әлеге чарада СМУ микрорайонында яшәүчеләр генә түгел, ә башка җирдә яшәүчеләр дә катнашты. Соңгы елларда матур традициягә әйләнеп киткән "Кичке уен"ны бигрәк тә өлкән буын кешеләре зарыгып көтеп ала һәм рәхәтләнеп күңел ача. "Йөзек салыш", "Назы", "Капкалы", "Гөлбану" уеннары әлеге кичнең чын бизәге булды, катнашучылар берсен-берсе уздырып такмаклар җырлап, табышмаклар әйтештеләр. Ә инде җәза буларак кемгәдер җырларга, кемгәдер биергә кушылды һәм берәү дә каршы килмәде. Урамны моңлы тавышлары белән тутырып, рәхәтләнеп җырладылар да, биеделәр дә. Әлеге чараны читтән генә күзәтеп торган балалар өчен "Кичке уен" элеккенең калдыгы булып тормасын, ә әби-бабайларыбыздан калган гореф-гадәтләрне сакларга теләү теләге тудырсын иде. Чөнки әлеге гореф-гадәтләр безнең иң зур байлыгыбыз бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250