Тамашачы гына аз кебек иде, дигәнгә каршы җирлек башлыгы Рәнис Вафин: «Субаш өчен әйбәт инде, ерак авылдан кадәр килгәч, бу кадәрле кешене җыя алмабыз», дип уйлаган идек, ди. Ә шулай да бу концерт шыгрым тулы зал белән узар кебек иде…
Залга карасаң, тамашачының күбесе Субаш авылы белән бәйле, кайсы Субашта туган, кайсының туганнары шунда яши, кайсы Субаш килене, кияве, кода-кодагые-кодачасы, дусты, яки хезмәттәше… Хәер, санап та утырасы юк, субашлылар гомер-гомергә бердәм булдылар, алар беркайчан да карендәшләрен күрми үтмиләр, авылдашларын тарталар. Җыр-моң шулай берләштереп яшәтте, күрәсең, аларны.
Күргәзмә белән якыннан таныштырып йөрүче, Курмала авылы кызы, Балтач мәктәбендә укытып, аннан Субаш урта мәктәбе директоры булган, шунда тормышка чыгып, төпләнеп үк калган Раилә ханым да бу якның үз кешесенә әверелеп бетте, мәктәп тормышы белән генә түгел, җирлек һәм Тукай исемендәге, «Уңыш» хуҗалыкларының эшчәнлекләре белән дә тирәнтен таныштырып чыкты.
Субаш җирлегендә кул эшләренә, тегү-чигүгә, агачтан могҗизалар тудыруга хирыс халык яши. «Бездә килен белән кайнана да кара-каршы утырып чигү чигә, бәйли, чәчкәләр үрә, шуңа да аларның ямьсезләнеп йөрергә вакытлары калмый», ди ул елмаеп. Анысы шулай, эше күпнең, гайбәте юк.
Субаш та Субаш дибез, алар берлән бергә «Уңыш» хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә сәнгать бәйгесендә катнашты бит әле. Рәисләре Рәфыйк әфәнде дә тамаша залында утырды, гәрчә хуҗалык җитәкчеләренең кайберләре әлеге зур чарада сирәк күренсә дә.
Концертка килгәндә, шулкадәр матур концерт булды, алкышлап туялмадык. Дөрес, үзешчәннәр һәр номерга бик җаваплы караганнар, шуңа да артык хәрәкәт, җитдилек башта күңелне өтте-өтүен, бу як халкына хас күтәренке рух кайда соң дип җан телгәләнеп алды, әмма бу халәт озакка бармады, үзешчәннәр җанланып, үз эзләренә бик тиз кайттылар. Кат-кат чакырып җырлатасы килгән җырчылары бик күп иде.
Биюләре дә күтәренке рухта булды, интернеттан карап өйрәнгәннәр, хореораф чакырмаганнар. Профессионал кулы тимәсә ни, болай халыкчан, үзебезчә, ичмасам. Бию сәнгатенә яшьләрнең тартылуы сизелеп тора. Башкача була да алмый, заманында Росия калалары - Волгоград, Әстерхан, чит иллләр -Төркия, Майкопларга кадәр барып биегән әти-әниләрнең балалары, я булмаса әби-бабаларның оныклары бит алар. Рус, татар халык биюләрен әнә ничек күңел биреп, тырышып башкаралар! Ә күлмәкләре!!! Күз явын алырлык…Җәмгыять рәисе Рамил Мөхәммәтгалиевның сәнгатькә финанс кызганмавы күренеп тора. Афәрин!
Гомумән, концерт эшкәртелгән номерлар, яхшы тавыш белән үрелеп барды. Соңыннан үзе дә шушы авылда туып -үскән, шунда канат ярган, җирле хезмәтләре белән танылып, җитәкчелеккә килгән Илһам Гайнетдинов сәхнәгә менеп якташларына рәхмәтен, соклануын белдерде.
Озак еллар мәдәният бүлеге мөдире булып эшләгән Радик Михайлов «Сәхнә тыйнаклыкны ярата» ди торган иде. Әлеге концерт, чыннан да бик, тыйнак узды. Алга таба концерт әзерләүчеләргә сер итеп тагын бер әйбер әйтәсе килә: «сәхнә күтәренкелекне дә ярата». Концерт күтәренке рухт , яхшы номер белән башланып, ахырдан да яхшы номер белән тәмамланса, (сүлпән номерларны уртага куеп та тамашачыны алдандырып була) тагын да яхшы булачак.
Нет комментариев