Мәдәният

Сугыш чоры балалары

Сугыш дигән афәт җир шарында, Күпме сабыйларны елаткан. Тугыз, ун яшеннән кулларына, Сәнәк, көрәк, балта тоттырган.


Шул сабыйлар тырышып урман кискән,
Басуларда ашлык җыйганнар.
Әти, абыйлары җиңсен өчен,
Кечкенәдән күп көч куйганнар.

Җиңү килгән, ләкин ятимнәргә,
Авырлыклар тагын өстәлгән.
Зурлар белән куеп иңне-иңгә,
Тормыш арбасына җигелгән.


250

Нет комментариев