Сөю хаты
Мин язамын сиңа сәләм хаты. Язамын да... сызам... тукталам. Тапшырылмас хатлар төзи-төзи Йөрәгемә кайнар ут алам. Мин төннәрен сиңа хатлар язам Серләр алып чәчәк таҗыннан. Иң-иң моңлы көйләр сайлап алам, Синең белән үткән язымнан. Хатлар язам, саф сөюем кушып, Чык тамчысы тама хатыма. Язам анда мәңге сөюемне, Тугрылыгым биргән антыма....
Мин язамын сиңа сәләм хаты.
Язамын да... сызам... тукталам.
Тапшырылмас хатлар төзи-төзи
Йөрәгемә кайнар ут алам.
Мин төннәрен сиңа хатлар язам
Серләр алып чәчәк таҗыннан.
Иң-иң моңлы көйләр сайлап алам,
Синең белән үткән язымнан.
Хатлар язам, саф сөюем кушып,
Чык тамчысы тама хатыма.
Язам анда мәңге сөюемне,
Тугрылыгым биргән антыма.
Хатлар язам. Язам. Сызып ташлыйм.
Үткәннәргә хатлар барамы?!
Хакыйкатькә ышанмаска теләп
Якынайтып булмый араны.
Ә мин җүләр, сөю хаты язып,
Яңартамын бары яраны...
Гөлзилә Гафурова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев