Биредә Азат Шәймулла улының туганнан алып бакыйлыкка күчкәнче үткән тормыш юлы шәрехләнгән, экспонатлар барланган.
Таузар башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы комплексында авылның мәңге онытылмас мәшһүр шәхесе Азат Зыятдиновка багышланган музей оештырылган.

Биредә Азат Шәймулла улының туганнан алып бакыйлыкка күчкәнче үткән тормыш юлы шәрехләнгән, экспонатлар барланган, бар да музей таләпләре буенча нәзакатьлелек белән куелган. Мәктәп директоры Римма Низамиева тарафыннан башлангыч алган хезмәт, аның тырышлыгы, коллективының булышлыгы белән балкып тора. Комплексның клуб ягына мәдәни чарага килгән тамашачылар да музей белән танышып чыга.

Фото: автор
Нет комментариев