«Тургай»лылар Зур концертлар залында чыгыш ясады
Мәдәният

«Тургай»лылар Зур концертлар залында чыгыш ясады

Бу проектта Балтач сандугачлары бишенче ел катнаша

Казанда С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында яшь музыкантларның «Иртәгә йолдызлар» республика иҗат программасы гала-концерты булды. 

Бу проектта Балтач сандугачлары бишенче ел катнаша.

Быел «Тургай» вокаль ансамбленә ТР халык артисты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera Казан камера оркестры белән бер сәхнәдә чыгыш ясау бәхете насыйп булды.

«Тургай» вокаль ансамблен һәм аларның остазы Әлфия Фәйзрахманованы ихластан котлыйбыз!


Нет комментариев