Ямьле көннең ямьле бәйрәме (+фоторепортаж)
Мәдәният

Ямьле көннең ямьле бәйрәме (+фоторепортаж)

Балтачта Рәсәй көненә багышланган бәйрәм бик бәрәкәтле узды дисәк тә була, мул итеп яңгыры да яуды.

Тантаналы өлештән соң башланган төрле кызыклы уеннар бәйрәм итәргә килгән Балтачлыларны җәлеп итте. Нәкъ бәйрәмчә пылау пеште, шашлык кызды, чәй кайнады. Җитәкчеләр табигать кочагында мылтыктан атты, йөгерешчеләр ат ярышы була торган сукмактан йөгереп узды.
Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле - атлар чабышы көндез сәгать 11 дә башланды. Халык аны зарыгып көтеп алды, чөнки ат чабышы башланыр мизгелләр җиткәндә тамаша калу урыннары тыгызланган иде инде. Ат чабышы гаять тә кызыклы булды, бу төр ярышка җаны-тәне белән бирелгәннәр аның тәмен белеп карады, "Татарча көрәш шушылай зур дәрәҗәдә, кызыклы, бәхәсле узса, хәзер менә ат чабышы да районыбызда үзгә бер ямь белән үтә", диде районда ат чабышларының даими алып баручысы Вакыйф Зәкиев.
Күк йөзен томалап, яшенләп килгән һәм дә коеп яуган яңгыр да чабышларга киртә булалмады, фанатлар таралмады, ярышлар тәмамланмады. Ат чабышы шултиклем кызу булды, кискен борылышта өч-дүрт җайдак атыннан да төшеп калды, хәтта. Шөкер, аларның һәрберсе сау-сәламәт. Алда Сабантуйлары! "Нигә безне бәйгеләргә алып бармыйлар", дип талпынган атларыбыз бер кат чирканчык алды, бүген дә Арча, Биектау һәм башка район атларына сер бирмәгән кебек, Сабантуйларда да алар сынатмас, Алла боерса! Атлар ярышы турында тулырак һәм төгәл мәгълүмат алга таба бирербез, сайтыбыздан аерылмагыз!

250

Нет комментариев