«Авыл укытучысы – 2026» конкурсының II тур нәтиҗәләре билгеле булды
Мәгариф

«Авыл укытучысы – 2026» конкурсының II тур нәтиҗәләре билгеле булды

«Авыл укытучысы – 2026» конкурсына барлыгы 265 гариза кабул ителгән

«Авыл укытучысы – 2026» конкурсына барлыгы 265 гариза кабул ителгән. II тур нәтиҗәләре буенча финал үтүчеләр арасында райондашларыбыз булу аеруча сөенечле.

Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы Садыйкова Альбина, Кариле балалар бакчасы тәрбиячесе  Гатауллина Гөлназны ихластан котлыйбыз һәм конкурсның алдагы этабында да уңышлар телибез.

Конкурсның йомгаклау этабы Кайбыч районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбендә узачак.


конкурс

Нет комментариев