Балалар бакчасы тышкы матурлык белән генә түгел, ә эшенең сыйфаты белән дә аерылып тора
Бистәбезнең катнаш төрдәге 1 нче номерле балалар бакчасы – балаларга җылылык, игътибар һәм сыйфатлы белем-тәрбия бирүне үзенең төп максаты итеп куйган балалар бакчаларының берсе.
Быел балалар бакчасында зур һәм күптән көтелгән капиталь ремонт үткәрелде. Бүген бакча танымаслык булып үзгәрде: якты, матур, заманча һәм иң мөһиме — балалар өчен уңайлы һәм җылы мохит булдырылды. Һәр почмакта балаларның иминлеге, уңайлылыгы һәм шатлыгы турында кайгырту сизелә.
Бу матур үзгәрешләр — район җитәкчелегенең балаларга булган игътибарының ачык мисалы. Район балалар өчен мөмкин булганның иң яхшысын булдырырга тырышты.

Балалар бакчасы мөдире Гөлүсә Хәмит кызы ремонт барышында көн-төн диярлек хезмәт итеп, бакча өчен бары тик иң яхшысын сайларга тырышты. Аның һәр детальгә игътибарлы булуы, балалар өчен уңайлы һәм матур шартлар тудыру теләге нәтиҗәсендә бүген бакча чын мәгънәсендә якты һәм уңайлы йортка әверелде.

Әлеге балалар бакчасы тышкы матурлык белән генә түгел, ә эшенең сыйфаты белән дә аерылып тора. Биредә хезмәт итүче педагоглар — иҗади, креатив, эзләнүчән һәм үз эшләренә җаваплы караучы белгечләр. Алар һәр көнне балаларга яңа белем, кызыклы ачышлар һәм уңай эмоцияләр бирергә омтыла.

Ремонтка кадәр дә коллектив зур уңышларга ирешеп өлгерде. Быел балалар бакчасы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын яулады. Шулай ук педагогларның берсе «Ел тәрбиячесе» бәйгесенең финалына чыкты. Бу нәтиҗәләр — коллективның үз эшенә зур җаваплылык белән каравының, һөнәри осталыгының һәм яңалыкка омтылышының ачык дәлиле.

Бүген исә әлеге балалар бакчасында сабыйлар өчен тагын да матуррак, яктырак һәм уңайлырак шартлар булдырылды. Әлеге балалар бакчасының коллективы исә ирешелгәннәр белән генә чикләнмичә, алга таба да сыйфатка эшләвен, балалар өчен иң яхшысын булдырырга омтылуын дәвам итә. Чөнки һәр бала матурлыкка, җылылыкка, игътибарга һәм яхшы киләчәккә лаек. Ә бу бакчада моны бик яхшы аңлыйлар.
Бакча балаларының әти-әниләре
Нет комментариев