Һәр эштә, бигрәк тә укыту-тәрбия мәсьәләсендә киӊәшләшү бик кирәк. Бу юнәлештә һәр мәктәп коллективыныӊ үзенә генә хас алымнары,эш тәҗрибәсе бар.
Менә Балтач гимназиясе мөгәллимнәре, бергәләшеп "Тәрбия эшләрен камилләштерү" темасына педагогик киңәшмә утырышын уздырганнар. Тренинг барышында педагоглар стандарт булмаган чаралар уздырганда үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашканнар. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Раушания Ильдус кызы үзе җитәкләгән юнәлешнеӊ үзенчәлекләре белән таныштырды, яӊалыкларны куллану белән бергә элекеге бай мираска таянырга кирәклеген дә басым ясап әйтеп китте.
Нет комментариев