Хәрби патриотик айлык кысаларында 25нче февраль көнне Балтач урта мәктәбендә "Аҗаган" уены үтте.
Үсеп килүче яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, физик яктан чыныгуын, спорт белән шөгыльләнүен камилләштерү максатын күздә тоткан әлеге уеннарда мәктәп укучылары бик актив катнашты. Алар җитезлектә, өлгерлектә көч сынашты: граната ату, шартлы билгеләр тану, азимут билгеләү, вакытка противогаз кию,мылтыктан ату, медицина ягыннан белемнәрне тикшерү, биатлон һәм башкалар. Һава торышы безнең файдага булмаса да, физкультура укытучылары биатлонны да бик күңелле итеп үткәрде. Быелгы уеннар үзенчәлекле булып күңелләргә кереп калыр.
Оештырган һәм катнашкан һәркемгә чиксез рәхмәтемне белдерәм.
Руфия Закирова,
тәрбия эшләре буенча
директор урынбасары.
Нет комментариев