Балтач районы XI сыйныф укучыларын озатты
Мәгариф

Балтач районы XI сыйныф укучыларын озатты

Кичә «Балтач» ял паркында XI сыйныф укучыларыныӊ чыгарылыш кичәсе булды.

Алтын медальгә лаек булучыларны, Бердәм Дәүләт имтиханнарында 80 һәм аннан да югары балл алган укучыларны, ГТО нормаларын яхшы әзерлек белән тапшыручыларны котлап, район башлыгы Рамил Нотфуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, аныӊ урынбасары Илһам Гәйнетдинов һәм бүлек мөдирләре үзләренеӊ изге теләкләрен җиткерделәр, уӊышлар теләделәр.
Бәйрәмнән фоторепортаж соӊрак биреләчәк.

250

Нет комментариев