Балтач сәнгать мәктәбе директорының куанычы эченә сыймый (фото)
Мәгариф

Балтач сәнгать мәктәбе директорының куанычы эченә сыймый (фото)

Инде якшәмбе көнне үк, бәйгедән кайтып керүгә шалтыратты: «Күпме зур җиңү белән кайттык!!!»

Сәнгать мәктәбе ел да Нократ Аланында үткән «Нократ моңнары» Халыкара конкурс- фестивальдә катнашмыйча калмый, ел да аларны сөенеп кабул итәләр, алкышлап озаталар.
Җиңүчеләргә килгәндә, «Вокал» номинациясендә укытучы Фәридә Гарәфетдинова (36 һәм аннан да югары яшьтәгеләр арасында) беренче урын яулаган. Әлфия Фәйзрахманова белән Диләфрүз Әминова лауреат булганнар. «Гармония» вокаль ансамбле белән «Восторг» бию төркеменә иң зур бүләк - Гран-при тапшырылган. Чыннан да, сөенерлек шул. Сәнгать мәктәбенең уңышларына без дә куанабыз, алга таба да эшчәнлекләренең нәтиҗәсен күрергә язсын, дип телибез.


250

Нет комментариев