Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Мәгариф

Балтач урта мәктәбенең 6 а сыйныфында икеләтә бәйрәм (+фото)

Сигезенче март бәйрәме алдыннан Балтач урта мәктәбенең 6 а сыйныф укучылары әти-әниләргә гаилә бәйрәме бүләк итте.

Балаларыбыз бәйрәмне театральләштерелгән күренеш белән башлап җибәрделәр. Алар анда әни кешенең бәйрәмгә барасы килүен, ә инде әтинең андый җирләргә бик йөрергә яратмавын күрсәтеп узды.
Алга таба әтиләребез һәм әниләребез балалар оештырган төрле уеннарда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Әтиләребез бәби төрүне, алар белән үчтеки уеннарын ничегерәк уйнауларын исбат иттеләр. Балалар һәм әти-әниләр арасында җырлар белү буенча да ярыш булып узды. Концерт ахырында Хуҗа Насретдинның ничек итеп төп башына утыртып китүен күреп уздык.
Балаларыбыз әзерләгән концерт программасыннан соң әниләребез кызларыбызны ике командага бүлеп, төрле уеннар оештырдылар. Анда кызларыбыз-йолдызларыбыз үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Алар токмач җәеп аны кисүдә, кер юу, бәрәңгене оста итеп әрчү, төймә тагу, салат ясау кебек уеннарда үзләрен бик оста җуҗабикә булачакларын раслап уздылар.
Бәйрәмебез ахрында әти-әниләр белән бергәләшеп чәй эчтек. Шушы форсаттан файдаланып, сыйныф җитәкчебез Нурия Котдусовнаны, барлык әниләрне, кызларны сигезенче март белән котлыйбыз. Бу көн безнең сыйныф өчен икеләтә бәйрәм, чөнки укытучыбызның туган көне дә. Без аңа алдагы тормышында сәламәтлек, бәхет-шатлык телибез. Безнең балаларыбызның яраткан укытучы апалары булып эшләвен теләп калабыз. Бәйрәмне оештыруда катнашкан әти-әниләргә бик зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250