Балтачның муниципаль полиция вәкилләреннән лагерьда да качып котылып булмый(+фото)
Мәгариф

Балтачның муниципаль полиция вәкилләреннән лагерьда да качып котылып булмый(+фото)

Муниципаль полиция вәкилләре Ләйлә Низамиева һәм Раушания Нәкыйпова. Лагерьга йөрүче балалар белән очрашуларның нәтиҗәле булуын ассызыклый.

Җәйге каникул чоры булса да, мәктәп яны лагерьлары һәм "Романтик"та тулы канлы тормыш гөрли. Көннәрне кызлы һәм файдалы итү өчен әйдаманнар төрле чаралар, уеннар, ярышлар гына үткәреп калмый, төрле тармак вәкилләрен үзләренә кунакка да дәшә. Муниципаль полиция вәкилләре шундыйлардан.
- Мәсәлән без Смәел мәктәбе янында эшләп килүче лагерьда булып "В мире ПДД" исемле чара үткәрдек, тәртип бозуны профилактикалау һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә уздырдык, - ди Раушания Нәкыйпова.

Шулай ук алар "Романтик"та да даими кунак икән.

- Ел саен ял итүче балалар инде күптәнге танышларыбыз кебек. Аларга акны карадан, яхшыны яманнан аерырга уеннар, әңгәмәләр, эскурсияләр аша җиткерәбез. Һәм әйтергә кирәк мондый төр очрашуларның нәтиҗәсе бар, - ди Ләйлә Низамиева.

Муниципаль полиция вәкилләре вазыйфасын 2016 елда балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек хезмәткәрләренә ярдәм максатыннан оештырганнар иде. Эшләре вак һәм уңай нәтиҗәгә ирешү өчен айлар, еллар буе тырышып эшләргә туры килсә дә, кызларның башкарган хезмәтләре эзсез узмый. Аларның күрсәткече балалар арасындагы вак хулиганлык, җинаятьләрнең кимүе белән бәяләнә.

250

Нет комментариев