Районыбызда урта гомуми белем алып, 11нче сыйныфны тәмамлаган 192 укучы да аттестат алу бәхетенә иреште.
Быел мәгарифтә уңышлар югарырак. Бу узган уку елы нәтиҗәләре белән чагыштырганда, зур алга китеш! Чөнки былтыр 57 укучы гына имтиханнарын тапшыруда югары балл җыя алган иде.
Кулларына өлгергәнлек аттестаты алган барлык егет-кызларны да ихластан котлыйбыз! Киләчәктә һөнәр сайлап, белемнәрен арттырып, җәмгыятькә файда китерә торган шәхесләр булып үсеп җитәрләр дигән өметтә калабыз!!!
Нет комментариев