Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачның «Хыялый тургай», «Сәйлән» коллективларына уңыш елмаермы? (фото)

Җиңүчеләрне Тинчурин театры шефлыкка алачак.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» II Республика фестиваль-конкурсының катнашучыларын сайлап алу туры тәмамланды.

Мәктәп театрлары белән гаилә театрларын берләштергән әлеге фестиваль Татарстанда икенче тапкыр уздырыла. Аны Тинчурин театры Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештыра.

Фестиваль-конкурста Балтач гимназиясенең «Хыялый тургай», «Сәйлән» коллективлары катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.  Җиңүчеләр 8 ноябрьдә узачак гала-концертта билгеле булачак. Балтачның яшь артистларына уңышлар телибез.

Әти-әниләр театр коллективы җитәкчесе Алсу Хәкимҗановага рәхмәт белдереп, киләчәктә дә зур уңышлар тели.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр