Балтачта «Мин татарча сөйләшәм — 2» проекты старт алды
Җиңүче команда март аенда узачак уенда катнашачак
«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубына кабат туган телне яратучылар җыелды. Чөнки район яшүсмерләре арасында уздырыла торган «Мин татарча сөйләшәм — 2» проекты кабаттан старт алды.
Беренче этапта Балтач урта мәктәбе, Балтач гимназиясе укучылары, «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары катнашты һәм Балтач урта мәктәбе командасы җиңеп чыкты. Җиңүче команда март аенда узачак уенда катнашачак.
Чарада махсус хәрби операция зонасында булып кайткан Әхмәдуллин Булат Ирек улы һәм «Ватан сакчылары» дәүләт фондының райондагы филиалы социаль координаторы Гатиятуллин Дилүс Мәгъсүм улы да махсус кунак буларак катнашты һәм жюри әгъзалары буларак уенга нәтиҗәләр ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев