Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Мәгариф

«Безне «Бер Дога» берләштерде»

Ел саен Түнтәр авылында шәһит киткәннәрнең исемнәре яңгырый

Патриотик тәрбиянең мөһимлеге еллар узу белән дә үзгәрми, гел яңара гына бара һәм балаларны тәрбияләүдә иң мөһим юнәлеш булып тора.

— Патриотик тәрбия беркайчан да югалмады, мин моны үз хезмәт юлымның тәҗрибәсеннән дә чыгып әйтә алам, — ди Түнтәр урта мәктәбе мөгаллимәсе Гөлнара Мансур кызы Шәрәфиева. — Чөнки менә утыз дүрт ел Түнтәр урта мәктәбендә педагог-оештыручы булып торам һәм без даими шушы юнәлештә эшләп киләбез. 1990 елларда безнең тимурчылык эше гаять тә актуаль булса, хәзерге вакытта, Аллаһка шөкер, ялгыз әби-бабаларыбыз барысы да тәрбиядә, аларга социаль хезмәткәрләр беркетелгән, ярдәм сораганда гына барып булышабыз. Илебездә яңа Алдынгылар хәрәкәте оештырылды бит, менә шушы хәрәкәт укучылары белән аларның хәлләрен белеп, бәйрәмнәрдә бүләкләр тапшыру тантаналарында катнашабыз.

Түнтәр авылы уртасында Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә төзелгән мәгърур һәйкәл куелган. Кайчан барма-карама, чиста-пөхтә, төзек, балкып тора ул. Һәйкәл Түнтәр урта мәктәбе тарафыннан даими күзәтү астында, укучылар-укытучылар ел буе аны кадерләп, әйләнә-тирәсен чистартып, тәртипләп тоталар. Күптән түгел Урта Көшкәт авыл җирлеге башлыгы Юрий Перфилов белән бик матур гына очрашу уздырганнар һәм шунда һәйкәлне Алдынгылар хәрәкәте оешмасының объекты итеп документлаштырып-тегеп куйганнар.

Укучыларга патриотик тәрбия бирүдә мәктәпнең музее зур роль уйный, биредә үз авыл кешеләре кулланган көнкүреш әйберләрен тотып карау, кайсы гаиләдә икәнлеге белән танышу балаларда зур кызыксыну уята. Гадәттә, музей хезмәткәрләре экспонатларга кагылырга бик кушмыйлар, әмма үз җиреңдә, үз мәктәбеңдә, үз музееңда син моны рәхәтләнеп эшли аласың, төрле мәктәп музеенда төрлечәдер, әмма менә Түнтәр мәктәбендә экспонатка кагылып, тәэсирле патриотик хисләр кичерергә мөмкин. Музей әледән-әле яңа экспонатлар белән баетылып торыла, яңа мәгълүматлар өстәлә, махсус хәрби операциядә катнашкан авылдашлары турында да стенд ясап куйганнар. Түнтәр ягының иң зур байлыгы — җентекләп өйрәнелгән авыл тарихы. Тарихчы Рәфхәт Зарипов авыл турында бик күп китаплар чыгарды. Әлеге китапларны бу як мәгърифәтчеләре балаларны тәрбияләүдә рәхәтләнеп кулланалар. Музейның да төп оештыручысы Түнтәр урта мәктәбендә гомер буе укытучы булып эшләгән Зарипов Рәфхәт Шәкүр улы. Музейда Бөек Ватан сугышыннан килгән өчпочмаклы хатлар да саклана.

— Зарипов Рәфхәт Шәкүровичның авылыбыз тарихы турында иң соңыннан басылып чыккан «Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына Бер Дога» китабын эшләүдә мәктәбебез укучылары һәм укытучылары хезмәте аеруча күп булды, — ди Гөлнара Мансуровна. — Без һәр гаиләнең сугыш чоры һәм аннан соңгы тормышы турында бик әйбәтләп, җентекләп өйрәнеп яздык һәм бик матур, эчтәлекле, киләчәк өчен зур истәлек булырлык китап булды ул.

Түнтәр авылында җанга рәхәт традиция яши, биредә ел саен 9 май — Җиңү бәйрәмендә сугышта һәлак булган авылдашлар исемлеген кычкырып укыйлар һәм укучылар һәрбер сугышчы истәлегенә һәйкәлгә чәчәкләр салалар. Тетрәндергеч, ватанпәрвәрлекнең асылын ачып бирә торган минутлардан гыйбарәт күркәм һәм изге гамәл бу! Митинг барышында бәйрәмгә килгән авыл кешесе «кайчан минем туганымның исем-фамилиясе яңгырар икән!» дип, йөрәген учларына кысып, үз туганының исеме чыгуын көтеп ала.

Мәктәп коллективы армия хезмәтендә булып кайткан авылдашларының солдат күлмәкләрен дә җыеп алган, «Без аларны кадерләп саклыйбыз, чөнки аларның һәрберсе зур истәлек, концертларда, митингларда чыгыш ясаганда балаларга ул күлмәкләрне киертәбез һәм бу абыйларыгыз ике ел буе шушы күлмәкләрдән солдат хезмәтендә йөргәннәр, дип аның кадеренең асылына төшендерәбез. Авылдашлар бу күлмәкләрне мәктәпкә бик теләп тапшырдылар, сораганга куандылар гына һәм алар менә еллар дәвамында мәктәбебезгә хезмәт итә. Бу күлмәкләр күбрәк совет армиясендә хезмәт итүчеләрнеке, яшел төстәге кадерле күлмәкләр», дип тагын бер күркәм алымнары белән уртаклашты Гөлнара Шәрәфиева. 

Кызганыч, бүгенге көндә авылда бер генә дә сугыш ветераны калмады, барысы да мәрхүм инде. Өч тыл ветераны яши, шуларның берсе 103 яшьлек Нина апа Зарипова. Мәктәп балалары тыл ветераннары янына барып торалар, барган саен алардан истәлекләр яздыртып алалар.

Мәктәп укучылары район, республика буенча уздырылган бәйгеләрдә катнашалар, укучылар да, укытучылар да гел эзләнүдә. Әле менә күптән түгел Чепьяда «Халыклар дуслыгы» музее уздырган Галиев укуларында өч укучылары эчтәлекле, мәгънәле темалар буенча чыгыш ясадылар. Әлеге фәнни хезмәтләрнең берсе Украинада барган махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашлары Тимур Хәйруллинга багышлана. 8 сыйныф укучысы Наилә Кашапованың фәнни эшендә мондый юллар бар: «2026 нчы елның 30 гыйнвар көнендә, вафатыннан соң 1 ел да 9 ай булганда авылдашыбыз Тимурны соңгы юлга озаттык, үзебезнең Түнтәр авылы зиратында җир куенына иңдерелде батыр авылдашыбыз. Хәрби белән саубуллашырга, аның әнисе, сеңлесе, якыннарының авыр хәсрәтләрен уртаклашырга бик күп халык җыелган иде. Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Балтач районы хәрби комиссары Дамир Гайнуллин килде. Алар батыр авылдашыбыз Тимур турында җылы фикерләр әйтеп, әти-әниләренә, туганнарына сабырлык теләделәр. Матәм чарасында Тимур Хәйруллинны 1 минутлык тынлык белән искә алдык. Чарада сүз алучылар Тимурның намуслы, көчле, кешелекле булуы хакында сөйләделәр: «Тимур Хәлил улы намуслы һәм Ватанга тугры кеше үрнәге булып калачак. Сүзләр белән генә йөрәктәге куркыныч яраны дәвалау мөмкин түгел. Ләкин аның турындагы якты хатирәләр аның намуслы яшәгәнлеге турында сөйли»

Авылның тарихчысы, Тимурның физика, информатика, астрономия укытучысы Рәфхәт Зарипов: «Тимур безнең күңелебездә һәрвакыт сакланыр. Ул бик тырыш, тәртипле укучы иде. Әнисе Гөлниса ханым аны мәктәпкә гел ак күлмәктән йөртте. Ул һәрвакыт елмаеп йөрде. Мин укыткан фәннәрдән район олимпиадаларында катнаша иде. Тимур бөтен халыкка хезмәт күрсәтте, ярдәм итте, ил өчен вафат булды...»

Сеңлесе Лилия: «Абыем, без синең белән горурланабыз. Хәрби операциягә алынган беренче көннән башлап мин абыем белән, минем йөрәгем абыем белән булды. Без төрле юллар аша үтеп сине таба алдык. Геройлар үлми — алар мәңгелек!»
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими ярдәм оештырылып торыла. Балалар солдатларга хатлар язалар, сеткалар үрүне авыл халкы белән бергәләп матур гына оештырып алалар. Төрле хәрби хәрәкәт ветераннары белән очрашулар була. Махсус хәрби операциядә катнашучы Көшкәтбаш авылы егете Алмаз Төхвәтуллин, Илшат Гыйлмановны очрашуга чакырганнар.

Түнтәр мәктәбендә нинди фән укытучысы булуга карамастан, тарихны яхшы беләләр диясе килә. Чөнки, үзләре дә белгертеп үткәнчә, Рәфхәт Зарипов белән бергә алар китап чыгарган кешеләр, язучыга тарихи чыганакларны тулыландыруда, шәхсләрне барлауда ярдәм итә-итә, һәр гаилә турында язмалар туплап авыл тарихына якынаеп, үткәннәргә үзгә бер ярату бер белән карый торган укытучыларга әверелеп беткәннәр. Тарихыңны белү, ярату, туган авылыңны кадерләп, зурлап яшәү — үзе үк тә патриотик хисләр чагылышы бит ул. Безне «Бер Дога» берләштерде дип бик дөрес әйтәләр алар. 

Түнтәр авылыннан 300дән артык ир-егет Бөек Ватан сугышына китә. Шуның 162се яу кырында ятып кала. 149 ветеран Җиңү яулап гаиләләренә әйләнеп кайта. Түнтәрдә 352 тыл ветераны исәптә торган. Хәзер исә аларның өчесе генә исән-сау. Рәфхәт Зариповның «Тирән тамырлы Түнтәрем» китабында сугыш чоры балаларының исемлеге бирелгән — биредә аларның саны 550 чамасы, алар да елдан-ел кими баралар.

Расил Гарифуллин, Түнтәр урта мәктәбе директоры: Мәктәбебездә гражданлык-патриотик юнәлештәге төрле тәрбияви программалар актив рәвештә тормышка ашырыла. Халыклар бердәмлеге, Конституция, Россиянең бәйсезлеге көннәрен билгеләп үтү уңаеннан әлеге истәлекле даталарның тарихын өйрәнүгә багышланган дәресләр үткәрелә. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт символлары белән таныштыру һәм аларга хөрмәтле мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан, мәктәптә күргәзмә стендлар булдырылды. Темаларга бәйле дәүләт символларын искә төшерү, рәсемнәрен карау, алар турында өстәмә мәгълүмат бирү укучыларда үз ватаннарына карата хөрмәтле карашны арттыра".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Түнтәр