Күптән түгел Балтач урта мәктәбе «Китап бүләк ит» акциясе үткәрде.
Мәктәп китапханәсен әдәби китапларга баету, кулланылышта булган китапларга икенче сулыш өрү максаты белән уздырылган бу чарада укучылар, укытучылар, әти-әниләр бик теләп катнашты. Китапханә фондына, аеруча, Флера Мансурова зур ярдәм күрсәтте. Аның ярдәме белән китапханә 100дән артык китапка баеды.
Нет комментариев