Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Мәгариф

Бөрбаш дигән бер авыл бар (+фото)

Районыбызга Рәсәйнеӊ төрле төбәкләреннән килгән кунакларныӊ күп өлешенә Бөрбаш урта мәктәбендә булу бәхете елмайды. Заманча, иркен, һәр яктан мактаулы бу уку йорты эшчәнлеге, балалар иҗаты белән кыска гына вакытта танышкан кунаклар үзләренеӊ гәҗәпләнүләрен яшермәделәр.

Ульяновск өлкәсеннән килгән Равил Бикчуров егетләрнеӊ һөнәр осталыкларына соклануын белдерде. Дөрестән дә, нәрсә генә эшләмиләр бу мәктәп егетләре. Кунаклар кергәндә тезелешеп киткән 30дан артык яӊа сыерчык оялары дисеӊме, тактаны яндырып, чын сәнгать әсәре иҗат итүме - барчасын булдыралар монда. Ә менә Удмуртиядән килгән Әвераһим Халитов, мәктәп укучыларыныӊ пешергән тәмле ризыкларыннан авыз иткәч, «телеӊне йотарлык, мондый тәмле ризыклардан күптән авыз иткән юк иде», дип мактавын белдерде. Ырынбур өлкәсенеӊ татар җәмәгатьчелегендә аерым, лаеклы урын тоткан Рифкать Хамматовка исә мәктәптә иӊ ошаганы укучы балаларныӊ үз куллары белән теккән күлмәкләрен киеп, кунаклар алдында мода күрсәтүе булган. Кием тегүдә мондый осталык, кунаклар каршында үзләренеӊ иркен тотышларына ничек сокланмыйсыӊ, ди ул. Кунакларны кулдан ясаган чәчәкләр композициясе күз явын алырлык, бер төркем укучыларныӊ саф татар телендә инсафлы, сәнгатьле итеп кунакларны тәбрикләве ямь өстенә ямь булды. Чыгышы Балтачтан булган, бүгенге көндә Теләче районы, Кече Җөри авылында эшмәкәрлек эшен алып баручы Илфат Нотфуллин, мин үземнеӊ Балтач районыннан икәнемә горурланып йөрим, дип белдерде. Конгресс эшчәнлегендә катнашучылар мәктәп җитәкчелегенә, укучыларга үзләренеӊ иӊ изге теләкләрен, рәхмәтләрен әйтеп саубуллаштылар. Дөрестән дә, рәхмәт Сезгә!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250