Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Чулпан - республика буенча «Ел тәрбиячесе» номинациясендә иң күп балл җыючылар сафында

Киләчәктә Чулпан Рөстәм кызының ирешелгәннәре белән генә тукталып калмавын, үзенең һәм тәрбияләнүче балаларының яңадан-яңа үрләр яулавын телибез

17-21 март көннәрендә Казан шәһәренең «Салават күпере» комплексында урнашкан 44нче номерлы балалар бакчасы базасында республикабызның мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирүче педагоглары арасында, ел саен Бөтенроссия күләмендә уздырыла торган иң саллы, шул ук вакытта үз һөнәренә җаны, йөрәге белән гашыйк булган, чын педагогларны эзләп таба торган — «Россиянең ел тәрбиячесе-2025» республика һөнәри бәйгесенең йомгаклау этабы узды.

Әлеге бәйгедә республикабызның иң оста педагоглары «Ел тәрбиячесе» һәм «Туган телдә белем һәм тәрбия бирүче ел тәрбиячесе» номинацияләрендә, чын мәгънәдә, һөнәри осталык буенча көч сынашты.

Бәйгенең муниципаль этабында Гран — Прига лаек булып, зона этабын бик уңышлы узып, республика буенча «Ел тәрбиячесе» номинациясендә иң күп балл җыючы 19 педагог сафында «Балтачның 2 нче номерлы балалар бакчасы» музыка җитәкчесе Әүбәкирова Чулпан Рөстәм кызы да булу — педагогның зур хезмәте, тырышлыгы, кыюлык һәм уңай үҗәтлеге нәтиҗәсе.

Чулпан бәйге кысаларында балалар белән күрсәткән эшчәнлеге, мастер-классы, әти-әниләр өчен уздырылган агарту чарасы аша ул бүгенге көндә балаларны тәрбияләүдә, аларга белем бирүдә үзенең бик уңышлы эш алымнарын күрсәтте, авторлык эшләре белән уртаклашты.

Ихлас күнелдән үзенчәлекле, иҗади чыгышлары, лаеклы уңышлары белән тәбрик итәбез. Киләчәктә Чулпан Рөстәм кызының ирешелгәннәре белән генә тукталып калмавын, музыка серләрен балаларга җиткерә белү сәләтен сүндермәвен, үзенең һәм тәрбияләнүче балаларының яңадан-яңа үрләр яулавын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев