Райондашларыбыз Илсинә Габделганиева, Гүзәл Хәйруллина һәм Илүзә Мәхмүтова ТР Президенты белән очрашты.
Шушы көннәрдә "Иннополис"та укытучы булырга җыенган яшьләр, бердәм дәүләт имтиханнарында 100 балл туплаган егет-кызлар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Әлеге чарада Балтачыбыздан Илсинә Габделганиева, Гүзәл Хәйруллина һәм Нормадан Илүзә Мәхмүтова да катнашты. Ил башлыгы аларга ноутбук бүләк итте.
Нет комментариев