Ямьле язның бер матур кичендә Карадуган мәдәният йортына халык агылды. Бу җирлектә эшләп килүче "Ак каен" балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм балалары концерт-тамаша күрсәтә.
Бәйрәмчә бизәлгән сәхнә, матур көйләр безне бер мизгелгә тормыш мәшакатьләрен оныттырып үз эченә алып кереп китте.
Бәйрәмне үзенең котлаулары һәм әти-әниләргә рәхмәт сүзләре белән бакча мөдире Зөһрә Фәрит кызы Бәдретдинова ачып җибәрде.
Концерт программасы бик үзенчәлекле төзелгән, бакча хезмәткәрләре "Ак каен" каналын булдырганнар. Бу каналда балалар "Яңалыклар", "Бию", "Күчтәнәч", "Смак", "Дан минуты", "Сәламәт яшик", "Тавыш", "Халкым минем" тапшырулары аша үзләренең бөтен осталыкларын күрсәттеләр. Музыка җитәкчесе Илһамия Таһир кызының һәр чыгышка җан җылысын биргәне күренеп тора.
Икенче кечкенәләр төркеме балаларының "Кечкенә Карлсоннар" биюе, уртанчылар, зурлар төркеменең "К нам гости пришли" җырлары, "Кояш" биюләре тамашачы күңеленә бик хуш килде. Мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының бу концертка керткән өлешләре бик зур. Алар җырлыйлар да, бииләр дә, сөйлиләр дә... Ә балалар өстендәге костюмнарны күрсәң, матур, зәвыклы, пөхтә итеп тегелгән. Бу костюмнарнын барсын да оста куллы, һәрвакыт ярдәмгә әзер торучы Әнисә Шамил кызы Булатова теккән, бу ханымга бакча коллективы һәм без әти-әниләрнең теләкләре изге. Тагын шуны да әйтәсе килә: концертта бакчадагы бер кеше дә читтә калмаган, тәрбиячеләр, хезмәткәрләр барысы да сәхнәдә әле җырлыйлар, әле балалар белән бергә бииләр.
Ике сәгать вакыт мизгел эчендә үтте дә китте. "Бәхетле булыгыз" җыры астында балалар, бакча тәрбиячеләре сәхнәгә чыкты, монда да алар безне шаккатырдылар бөтен тәрбиячеләр бертөрле милли рухта тегелгән күлмәктән һәм калфактан иде, бу тагын бер кат Карадуган балалар бакчасының милли юнәлештә белем һәм тәрбия алып баруын исбатлады. Мондый балалар бакчалары булганда безнең телебез, гореф-гадәтләребез беркайчан да югалмас.
Әти-әниләр исеменнән Карадуган балалар бакчасы коллективына рәхмәтләребезне ирештерәбез, эшләрендә уңышлар телибез.
Айгөл Әхмәтханова,
Балтач бистәсе.
Нет комментариев