Кайсы гына мәктәп укучысы җәйге каникулны көтеп алып, өч ай буена туйганчы йоклау, рәхәтләнеп кояшта кызыну, су коену, табигать кочагында ял итү турында хыялланмый икән?!
Әмма нәкъ менә җәйге чорда әти-әниләре контроленнән читкә тайпылып, урам иркенә чыккан малай-кызлар катнашында килеп чыгучы бәла-казаларның артуын да онытмаска кирәк. Балаларның ялларын файдалы һәм мавыктыргыч итеп оештыруның мөһимлеге дә юктан гына көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе буларак каралмый.
Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясендә җәйге каникуллар чорында көндезге мәктәп яны лагере эшли. Анда 50 бала ял итә. Балалар белән хәрби-спорт уеннары, конкурс-викториналар оештыру, экология, мәдәният-сәнгать, туристлык юнәлешендәге әңгәмәләр үткәрү, экскурсияләргә йөрү, республикакүләм наркотикларга каршы марафон кысаларында уздырылучы "Без наркотикларга каршы!" акцияләрендә катнашу, патриотик чаралар үткәрү һ.б. каралган. Тәмле ашау, иҗади тәрбиячеләр, матур күңелле чаралар балаларны гел үзенә тартып тора: лагерьга балалар бик теләп йөриләр.
Тәнзилә Гыйзәтуллина
Нет комментариев