Куныр урта мәктәбендә һәр бәйрәмгә ныклап әзерләнәләр. Хәер, бәйрәмгә генә түгел, белем алуга, тәрбияви чараларны уздырганда һәр юнәлешне искә алалар. Белем бәйрәме дә үзенчәлекле, сокландыргыч булды.
Ныклап бәйрәм уздырырга ныклы нигезләре дә бар кунырлыларныӊ. Татарстан мәктәпләре рейтингысында Куныр мәктәбе беренче 100 мәктәп арасында 19 урында, ә районда беренче.
Төрле югарылыкта һәм аерым программалар белән эшләүче шәһәр, данлыклы район үзәге мәктәпләре арасында шушындый югарылыкка күтәрелү укытучыларныӊ һәм укучыларныӊ, әти-әниләрнеӊ бердәм эшләве нәтиҗәсе. Кызганыч, һәр җирдә булган проблема бу мәктәпне дә читләтеп узмаган. Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр 6 укучы атлады, 11 сыйныфта 8 бала укый, мәктәптә барлыгы 110 укучы. Ә 15 ел элек бу уку йортында 248 бала белем ала иде. Нишлисеӊ, бу бүгенге чор тудырган кискен мәсьәлә. Бу очракта, «кечкенә генә, төш кенә», дип аз санлы бала белән югарырак нәтиҗә күрсәтергә туры киләчәк.
Автор фотолары.
Нет комментариев