Әлифба ул уку гына түгел, торт белән чәй эчү дә... (фото)
Мәгариф

Әлифба ул уку гына түгел, торт белән чәй эчү дә... (фото)

Норма мәктәбендә 1нче сыйныф укучыларының Әлифба бәйрәме узды.

Әти-әниләрне кунакка дәшеп үткәрелгән бәйрәм, чын мәгънәсендә, онытылмаслык якты хатирәләргә бай булып күңелдә калды. Сыйныф җитәкчесе Раушания Фаруховна, дәрес хәзерләтүче Рузилә Ринатовна бәйрәмне гаять тә үзенчәлекле итеп оештырганнар, бер генә бала да чыгыш ясаудан читтә калмады. Ул-кызларыбызның белемгә омтылышларын, җыр-биюдә сәләтләрен күреп бик куандык. Ахырдан чәй табынында сыйлану да бәйрәмебезгә үзгә ямь өстәде, дип хәбәр итә бертөркем әти-әниләр.


250

Нет комментариев