Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

М.Җәлил премиясе лауреаты белән очрашу

15 февральдә герой-шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел булды

Шул уңайдан мәктәпләрдә, балалар бакчаларында шагыйрьгә багышланган чаралар узды. Шушы көннәрдә Салавыч күппрофильле лицеенда шагыйрьне искә алу кичәсе узды. Чара кысаларында бик бай күргәзмә әзерләнгән иде. Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре сөйләнде, җырлары башкарылды.

Шулай ук Муса Җәлил премиясе лауреаты, «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре», «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале иясе, Балтач муниципаль районының «Мактаулы гражданы» Сибәгатуллина Җәмилә Абдулла кызы белән очрашу оештырылды. 

Гомере буе Салавыч мәктәбендә пионервожатый булып эшләгән, гармун уйнап, җырлап сәхнәләрдән төшмәгән Җәмилә Сибәгатуллина укучылар белән якыннан аралашып, аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Шулай ук үзенең иң матур җырларын укучыларга бүләк итте, очрашуга чакырганнары өчен рәхмәт сүзләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев