Министр «Мокамай»ны сөйли (видео)
Актанышта "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагерыныӊ 4 июнь көнне беренче сменасын ачу тантанасы булып узган.
Алар арасында Курган, Төмән, Самара, Әстерхан, Пермь, Саратов өлкәләреннән балалар бар. Шулай ук халыкара татар теле олимпиадасында җиңү яулаган балалаларга да бирегә килү бәхете елмайган.
Биредә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, министрлык белгечләре катнашкан.
Кызлар-егетләр үзләренең һөнәрләрен күрсәтеп бетергәч Энгель Нәвап улы да түзмәде, сәхнәгә чыгып Һади Такташның "Мокамай" шигырен яттан сөйләгән. Аның чыгышы балалар тарафыннан алкышларга күмелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев