Әниләрнең янып торган күзләре генә ни тора!
Мәгариф

Әниләрнең янып торган күзләре генә ни тора!

Бала…алар, әниләргә ин газиз кешеләрнең берсе. Аларның тәпи киткәннәрен, беренче "әни" сүзләрен, hәммәбез дә зарыгып көтәбез! Балалар бакчасына йөри башлаганнан сон, әни кешегә, баласының бәйрәмнәре аеруча якын.

5нче номерлы балалар бакчасында, балалар бәйрәмнәрен без - тәрбиячеләр дә яратып көтеп алабыз. Әниләрнең янып торган күзләре генә ни тора! Һәр әни, hәр җырда, hәр күренештә үз баласын көтә, эзли, тәрбияче эшен бәяли.
8 мартка багышлап үткән бәйрәмнәребез, мәктәпкә хәзерлек төркемендә, көндәлек мәшәкатьләрдән ял итеп алу урыны булды. Төрле уеннарда, бию-җырларда балалар гына түгел, хөрмәтле әни-әбиләребез дә теләп катнашты. Безгә, тәрбиячеләргә, аларның җылы рәхмәт сүзләре иң зур бүләк булды!
Мәктәпкә хәзерлек төркеме тәрбиячесе Закирҗанова Л.Р.

250

Нет комментариев