Нөнәгәр мәктәбендә «Тукай безнең йөрәкләрдә!» дигән кичә узды
Кичә татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды
Нөнәгәр мәктәбендә «Тукай безнең йөрәкләрдә!» дигән кичә узды.
Габдулла Тукай — татар халкының җаны.. Һәр кешенең күңелендә Тукай калдырган хәзинәнең бер шигыре күңел түрендә сакланадыр, аны оныту мөмкин түгел.
Габдулла Тукай бит ул — татар мәдәнияте һәм рухияте символына әверелгән бөек татар шагыйре, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе. Кыска һәм мохтаҗлык тулы гомеренә карамастан, ул татар әдәбияты һәм теле үсешенә зур өлеш кертә.
Тукайның балачагы авыр була, ләкин бу авырлыклар аның характерын чыныктыра һәм гаделлек тойгысын кискенләштерә, соңрак бу тойгы иҗатында чагылыш таба. Аның тормыш юлын балалар презентация аша кабат исләренә төшерделәр.
Тукай әсәрләренә карата табышмаклы уеннар булды. Һәр сыйныф баласы уеннарга теләп катнашты.
Тукай әсәрләре туган якны, әти әниләрне яратырга өнди!!!. Бу бит иң мөһиме, хәзерге заман балалары өчен! Үзенең әсәрләрендә ул игелек, шәфкатьлелек, намус һәм дәрәҗә темаларын күтәрә. Аның әсәрләре буенча балалар ясаган рәсемнәр һәркемнең күңеленә хуш килде. Бу рәсемнәр конкурсына нәтиҗә ясалып, укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Кичәбез татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
Зөлфидә Тләкова,
Нөнәгәр мәктәбе китапханәчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев