Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Норма мәктәбенең НурМат командасы Чаллыдан җиңү белән кайтты

Турнирда катнашучы укучылар математик ярышларда үз көчләрен сынап, логик фикерләү, проблемаларны чишү һәм командада эшләү сәләтләрен күрсәттеләр

Мәскәүнең Школково математик мәктәбе Чаллыда беренче тапкыр математик уеннар турнирын үткәрде.

3-6 апрель көннәрендә узган математик турнирда илнең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Чечня, Алтай, Уренгой, Башкорстан, Татарстан һәм башка регионнардан укучылар катнашты.

Турнирда катнашучы укучылар математик ярышларда үз көчләрен сынап, логик фикерләү, проблемаларны чишү һәм командада эшләү сәләтләрен күрсәттеләр. Норма урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары — Марданов Раил, Марданов Раян һәм Габдрахманов Даниярдан торган НурМаТ командасы да бу ярышларда актив катнашып, призлы урын яулады.

Бу уңыш — балаларның тырышлыгы, укытучыларның ярдәме һәм мәктәпнең математик белем бирү системасының нәтиҗәсе. НурМаТ командасын җиңүләре белән котлыйбыз! Аларның киләчәктә дә уңышлы нәтиҗәләргә ирешүен телибез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев