Норма мәктәбенең «Сәйяр» театр фестивале җиңүчеләре «Бозны эреткән йөрәк» спектаклен тәкъдим итте
Спектальне тамаша кылырга Казаннан кунаклар да кайткан иде
13 май көнне Балтач мәдәният үзәгендә Норма мәктәбенең «Яшь артистлар» түгәрәгенә йөрүче укучылар «Бозны эреткән йөрәк» әсәрен сәхнәләштерделәр.
Сюжетның асылында әкиятнең төп героинясы – Герданың күп сынаулар аша узып, дуслык сыйфатын югалтмыйча, иң якын кешесен, Кайны Кар иле патшабикәсе кулыннан коткаруы ята. Яшь артистларның үз рольләрен югары дәрәҗәдә башкаруы тамашачыларны аеруча сокландырды. Укучыларның ачык сөйләме, сәхнәдә үзләрен иркен тотулары – остазлары Раушания Хафизова һәм музыка җитәкчесе Фәридә Кәримованың уртак хезмәт җимешләре.
– Норма мәктәбе коллективы быелгы уку елында зур уңышларга иреште. Иҗат бәйгесендә шушындый матур спектакль белән безне сөендерде. Рәхмәт сезгә Ләйсән Фәритовна, Раушания Фаруковна һәм мәктәп коллективына,сезгә иҗади уңышлар теләп калабыз – дип теләкләрен ирештерде район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов.
Спектальне тамаша кылырга Казаннан кунаклар да кайткан иде. «Яшь артист» төркеме дуслары – Камал теарты артисткасы Миләүшә Шәйхетдинова һәм Кәрим Тинчурин театры артисткасы Зөлфия Вәлиева Норма мәктәбенең «Яшь артистлар» түгәрәгенә йөрүче укучыларга соклануларын белдереп, иҗади уңышлар теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев