Норма мәктәбендә бабайлар да  «почетта» (+фоторепортаж, видео)
Мәгариф

Норма мәктәбендә бабайлар да «почетта» (+фоторепортаж, видео)

Норма урта мәкетәбенеӊ IV б сыйныф укучылары Ватанны саклаучылар көне алдыннан үзләренеӊ бабайларын, дәү әтиләрен кунакка чакырдылар.

Сыйныф җитәкчесе Зөһрә Кадыйрова балаларныӊ барлык иҗат талантларын күрсәтерлек матур чыгышлар әзерләгән. Һәр укучысы шигырен сөйли, күмәк биюләрдә катнаша, хорда матур итеп җырлый. Соӊыннан килгән кунакларга күӊел җылысын салып, үз куллары белән ясаган бүләкләр тапшырылды. Һәркем бу чарадан күтәренке күӊел, матур хисләр белән кайтып китте.


250

Нет комментариев