Райондашыбыз Гәзизә әдәби премия дипломына лаек булды
Мәгариф

Райондашыбыз Гәзизә әдәби премия дипломына лаек булды

Бу чара әдәбиятны һәм иҗатны хуплау, яшь талантларга югары үрләргә үсүгә бер этәргеч булып тора

Шушы көннәрдә Татар әдәбияты тарихы музеенда Шариф Камал мемориаль фатирында Балтач кызы Ибраһимова Гәзизәгә «Әүвәл-әүвәл заманда» хикәясен гарәп теленә тәрҗемә итүе өчен, Ш. Камал исемендәге әдәби премия дипломы белән бүләкләнде.

Гәзизәнең иҗаты һәм тәрҗемәләре татар әдәбиятын дөньяга танытуда һәм мәдәни диалогны ныгытуда зур роль уйный. Бу чара әдәбиятны һәм иҗатны хуплау, яшь талантларга югары үрләргә үсүгә бер этәргеч булып тора.

Гәзизәнең уңышлары — бу юнәлештәге эшләрнең нәтиҗәсе. һәм аңа киләчәктә иҗатында яңа уңышларга ирешүен телибез.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев