Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Районның мәктәп директорлары Кенә мәктәбендә очрашты

Семинарда директорлар, мәгариф идарәсе җитәкчесе һәм аның урынбасарлары катнашты.

Бакый Рәхимов исемендәге Кенә мәктәбендә «Уңышлы социальләшү һәм шәхесне гражданлык-патриотик формалаштыру факторы буларак мәктәп мохитен булдыру» темасына семинар узды.

Семинарда директорлар, мәгариф идарәсе җитәкчесе һәм аның урынбасарлары катнашты.

Ачык дәресләр, осталык дәресләре, дәрестән тыш эшчәнлек шогыльләре аша семинарда катнашучылар Кенә мәктәбенең эш тәҗрибәсен өйрәнделәр. Бай күргәзмәләрдә укучылар һәм укытучыларның эш нәтиҗәләре чагылыш тапкан иде.

Семнарның икенче өлешендә «Ватанны саклаучылар елын» тантаналы ачу уңаеннан «Батыр лачыннарның иле без» дигән чара уздырылды.

Семинарның һәр катнашучы тарафыннан югары бәяләнүе Кенә мәктәбендә традицияләрне югалтмыйча, заманнан калышмыйча эзлекле эш алып барылуына бер дәлил булды. Мәктәп коллективына рәхмәт әйтеп, алга таба да уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqwfh92B