"Романтик" ял лагерында икенче смена үз эшен башлады.
Бүген "Романтик" лагеры кабат балалар тавышына күмелде, биредә икенче смена үз эшен башлап җибәрде. Отрядларга дуслары белән урнашырга теләп балалар әти-әниләр белән сәгать алты тулганчы ук лагерьга килде. Көне кояшлы булгач һәркемнең күңеле күтәренке. Балаларны берсеннән-берсе матур әйдаманнар, саф урман һавасы каршы алды.
Ялларыгыз имин һәм тыныч үтсен, балакайлар. Табигатебез дә сезне матур кояшлы көннәр белән сөендерсен.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев