"Романтик" тантаналы төстә балалар кабул итте (+фоторепортаж)
Мәгариф

"Романтик" тантаналы төстә балалар кабул итте (+фоторепортаж)

Бүген "Романтик" ял һәм сәламәтләндерү лагере үз ишекләрен ачты.

Быелгы ачылыш тарих битләренә Россия көнендә ачылу белән тарихка кереп кала. Һәм лагерьдагы беренче көн дә шушы теманы үз эченә алды.

Лагерьның ачылышы көндезге сәгать икедә Россия көненә багышланган чара белән башлангыч алды. Укучылар Россия һәм Татарстан гимннарын башкарды, тантаналы төстә ачылыш игълан ителгәч, отрядларның командирлары флагны күтәрде.

"Романтик" лагереның беренче сменасына авыллардан, шәһәрдән 120 бала килде. Алар, 7 отрядка бүленеп, спорт, мәдәни чаралар, төрле ярышлар белән 21 көн дәвамында биредә ял итәчәк. Һәм шунысын ассызыклап үтү кирәк, әлеге сменада бары Балтач районыннан булган егет-кызлар гына әйдаман булып эшләячәк.

- "Романтик" - яшь балтачлыларны, кайткан кунакларның иң яраткан урыннарының берсе. Ул әти-әниләр өчен дә, аз чыгымлы лагерь буларак, уңайлы. 10 мең сумнан артык булган юлламаның бары ике мең сумын бюджет системасында эшләүче әти-әниләр түли. Көнгә 5 тапкыр туклану оештырыла, чөнки ылыслы, саф һавалы урман аланында балаларның аппетиты яхшы, - дип елмая лагерь җитәкчесе Нурзада Сәмигуллин.

Гомумән, бу җәйдә "Романтик"та 3 сменада 340 баланы ял иттерергә исәп тоталар.


250

Нет комментариев