"Сөенеч" балалар бакчасындагы балалар икетеллелек мохитендә тәрбияләнә (фото)
Мәгариф

"Сөенеч" балалар бакчасындагы балалар икетеллелек мохитендә тәрбияләнә (фото)

Республикабызда татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып санала. Ике телдә иркен аралаша алу, ситуациягә карап бу теллләрне кирәк чакта куллана белү заман таләбе.

"Сөенеч" балалар бакчасындагы балалар икетеллелек мохитендә тәрбияләнә. Ел саен бакчабызда рус теле атналыгы уздырыла. Шушы атналыклар ярдәмендә балаларның рус халкының гореф-гадәтләре белән кызыксынуларын арттырабыз. Рус телен тирәнтен өйрәнү максаты белән уздырылган чаралар быел да файдалы һәм кызыклы итеп оештырылды. Атналыкны йомгаклау чарасы буларак әти-әниләр белән берлектә масленица бәйрәме уздырылды. Һәрбер чарада балалар зур кызыксыну белән теләп катнаштылар.
Лилия Низамова

Нет комментариев