Чыршы бәйрәменнән балалар гына түгел, әти-әниләр дә бик канәгать калган. Аеруча Кыш бабай күңелләргә хуш килде, диләр. Ә Кыш бабай дигәнең Айзат Сәйфетдиновның әтисе Булат иде. Балалар Кыш бабай белән биеде дә, җырлады да. Шигырьләр сөйләп, бүләкләр дә алдылар. Балалар киләсе елга да Кыш бабайның иң беренче булып Соснага килүен һәм бүләкләрнең тагын да күбрәк итеп алып килүен теләп саубуллашты.
Нет комментариев