Сосна мәктәбендә халыкара Гаилә көненә багышлап күңелле чара узды
Мәгариф

Сосна мәктәбендә халыкара Гаилә көненә багышлап күңелле чара узды

Гаиләдә кеше үзенә ярату, сыеныр кочак, җылы сүз таба

Сосна мәктәбендә Халыкара Гаилә көненә багышлап күңелле чара узды. Чарада спорт уеннары да, кызыклы сораулар да үз урынын тапты. Катнашучы гаиләләргә бүләкләр тапшырылды.

Гаилә - гади бер сүз генә түгел. Гаиләдә кеше үзенә ярату, сыеныр кочак, җылы сүз таба. Гаиләдә безне ничек бар, шулай яраталар!

Уенда катнашкан һәр гаиләгә рәхмәтебезне белдерәбез һәм киләчәктә дә шундый күңелле очрашулар булыр дип өметләнәбез!


Гаилә Сосна мәктәбе

Нет комментариев