Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Уртак сүзләр күп иде (+фоторепортаж)

Елның-елында шушы чорда республикада, районда бер мөһим вакыйга була. Календарьда билгеләп куелган махсус көне булмаса да, илдәге вәзгыятьнең, яшәү рәвешебезнең, мәгънәви кыйммәтләрнең үзгәрүенә, хәтта һава торышының нинди булуына да карамастан, һәр елны август ахырында үткәрелә ул.

Һәм социализм чорыннан мирас булып күчсә дә, ул еллар эчендә әлеге система (юнәлеш) төбе-тамырыннан әллә ничә кат үзгәреш кичерсә дә, нигәдер, искелек булып кабул ителми. Мәгънәсе дә, мөһимлеге дә кимеми, фәкать бурычлар, проблемалар гына үзгәрә. Әйе, дөрес аңладыгыз, сүзебез мәгариф хезмәткәрләренең традицион авгут киңәшмәләре турында.

Элегрәк аны шаяртып укытучыларның күлмәк бәйрәме дип йөртәләр иде, дефицитлар-кытлык заманында, бу көнне укытучыларны күчтәнәчләр белән сөендергән, өс-аяк киемнәре сатып, бер өлешен генә булса да бәхетле иткән еллар да булды. Бүген бөтенләй башка заман. Матур күлмәкләргә дә, кием-салымга да кытлык юк. Шуңадырмы, күпчелек бу конференцияне уңышларны барлау, киләсе уку елына бурычлар турында сөйләшү - гадәти бер эшлекле очрашу кебек кабул итә. Быел исә ул икенче форматта башланды, оештыручылар аңа бәйрәм рухын да өстәгән иде.

Иртә таңнан мәгариф, дәүләт хезмәте ветераннары, хакимиятнең бүлек җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары өчен ике юнәлештә экскурсияләр оештырылды. Капиталь ремонттан соң өр-яңаларга биргесез булып үзгәргән, балаларга һәм тәрбиячеләргә бик күп өстәмә уңайлыклар тудырылган Салавыч балалар бакчасы,
"Балтач спорт комплексы" янәшәсендә ясалма газоны булган футбол мәйданчыгы, җылы киенү-чишенү урыннары булган, өлгереп килүче тагын бер спорт мәйданчыгы,
ун ел элек ачылса да, өр-яңа хәлендә сакланган Кече Лызи мәктәбе һәм аларның үз көчләре белән ремонтланган спорт залы, искитмәле мәктәп яны участогы барысы да кунакларда ихлас соклану уятты.
Аларны озатып йөргән район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров юлда барганда район тормышы белән таныштырды, күпсанлы сорауларга җавап бирде. Балтачыбызда бернинди әзерлексез, теләсә нинди дәрәҗәле кунакларга күрсәтерлек мондый корылмалар көннән-көн арта - монысы бәхәссез һәм иң сөенечлеседер дә.

Төп чара үтәчәк Балтач мәдәният йорты фойесында мәгариф учреждениеләренең район рейтингында җиңүче мәктәпләр, балалар бакчаларының эшчәнлеген чагыштырган күргәзмәләр белән танышырга була иде.

Конференциядә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева төп доклад белән чыгыш ясады. Үз тәҗрибәсе белән уртаклашучылар, фикер-тәкъдимнәре булганнар бу чыгышны тулыландырды. Конференция эшендә район башлыгы Рамил Нотфуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Халыкара мәгариф программалары һәм проектлары бүлеге җитәкчесе Булат Яруллин катнашты һәм чыгыш ясады. Соңннан җиңүчеләр, лаеклы ялга китүчеләр, яшь укытучыларга бүләкләр тапшырылды. Ә төштән соң ял паркында "Яшел педсовет" булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqwfh92B