Заманы нинди - асылташы шундый! (фото)
Җитәкчеләре булсам да, мин үземдә "яшь журналист"ларыбызда булган кыюлык юк дип саныйм. Кешене өйрәтергә була, ә менә үзең тотып эшләү шактый авыр . Ике ел яшь журналистлар булып "эшләү" дәверендә кызларыбызга һәм егетләребезгә күп кенә танылган кешеләр, җитәкчеләр белән аралашырга туры килде.





Ә без укыганда? Җитәкчеләр янына барырга да курка идек бит! Хәзер заман да, балалар да, җитәкчеләребез дә үзгә шул. Күрәсең, җитәкчеләребезнең, башка өлкән кешеләрнең баласытмыйча үзләренә тиң күреп сөйләшүләре безнең «журналистлар»ыбызга дәрт һәм көч өсти торгандыр.
"Сезгә аңлата-аңлата үзем дә аңладым инде",- ди халык телендәге мәзәктә берәү. Балалар белән журналистика серләренә төшенә башлагач үзем дә бераз язгалый башладым. Үзең тотып эшләмәгән эшне кешегә аңлата алмыйсың.
Бу егет-кызларыбыз алга таба әлеге һөнәрне сайларлармы- юкмы - ансын вакыт күрсәтер. Ә әлегә алар үзләренә алдагы тормыш юлында югалып калмас өчен тәҗрибә туплыйлар. "Йөргән таш шомара",- ди халык мәкале. Ә менә шомарып беткәч кенә бу ташлар белән саубуллашасы, аларны олы юлга тәгәрәтәсе була. Әмма безнең асылташлар югалып калмаячак. Без моңа ышанабыз һәм аларга өметләр баглыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев