Рәхимә Фәсхетдин кызы Рамазановага 30 август, ягъни Республика көнендә 90 яшь тулды. Шулай ук оныгы Наилнең дә 6 яшьлек туган көне иде. Ел саен бездә өч бәйрәм бер көнгә туры килә, дип шатлыклы хәбәрдән башладылар олуг юбилярның туган көн тантанасын.
Карадуган авылында яшәүче Рәхимә Фәсхетдин кызы Рамазановага 30 август көнне 90 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Рәнис Вафин, җаваплылыгы чикләнгән «Уңыш» җәмгыяте рәисе Гомәр Хәсәнҗанов юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгы һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Рәхимә Фәсхетдин кызы Рамазанова тумышы белән Көшкәтбаш авылыннан. Шунда гомер итеп, гаилә корып балалар үстереп, күмәк хуҗалыкта хезмәт иткән ул. Картаймыш көнендә Карадуганда тормыш итүче кызы Халидә үзенә тәрбиягә алып киткән.
Рәхимә апа 5 балалы ишле гаиләдә 4нче булып дөньяга килгән. Өч абыйсының икесе Бөек Ватан сугышында һәлак булып калганнар. Ә бүгенге көндә юбилярның Көшкәтбаш авылында яшәүче бертуган сеңлесе Шәкүрә дә исән-сау икән әле. Юбилярның озын, хәерле гомерле булуының сере мөгаен тормышчан булуындадыр?! Авылдашы Шәрип Рамазан улы белән гаилә корып, күркәм нәсел дәвамчылары булып калырлык 8 балага гомер бүләк иткәннәр. 6 кыз, ике ир бала дөньяга килеп, әти-әни үрнәгендә үскәннәр.

- Без, барлык балалары да, гомеребез буе әнигә - нәнә, әтиебезгә - әттә дип дәшеп үстек. Шуңа да шулай дәшү безгә якынрак, тагын да кадерлерәк кебек тоела. Нәнәбез исән-сау булганда без әле дә бала, инде үзебез күптән оныклар сөйсәк тә... Тик әттәбез генә бу көннәргә җитә алмады. Әтиебез Шәрип 1911 елгы иде. Аларның яшь аермалары зур иде. Әттә Бөек Ватан сугышын кичкән кеше. Ул сугыштан ике тапкыр бик нык яраланып кайткан. Аннары 1947 елда бергә тормыш корып, безгә гомер биргәннәр. Әттә алган яраларыннан бик нык сызлана иде, ул 1983 елда арабыздан китте. Инде без зур, җиткән балалар булсак та, әниебез канаты астына җыелдык. Ул безгә һәрчак терәк, ярдәмче, киңәшче булды. Ул бер вакытта да зарланмады, тырышыгыз - була ул, дип төшенкелеккә бирелергә ирек куймады. Авырлыклар килгәндә дә җор телле, шаян, тапкыр була белде. Ул сыйфаты - аның батырлыгы. Күңеле тулганда да, шатланса да җыр белән юана иде. Безнең нәнәбез бик матур тавышлы, моңлы. Әле дә борынгы җырларны, бәетләрне сузып җибәрә. 64 куплетлы элекке җырны яттан җырлый. Аның истәлеге булып калсын дип, без аны аудио, видео тасмаларга яздырып барырга тырышабыз.

Сабырлыкка, түземлеккә без нәнәдән үрнәк алып яшибез. Гомере буе колхозда төрле эштә эшләде. Безне дә аякка бастырды, кеше итте. Көшкәтбаш авылында бертуган энебез Хәлил, киленебез Резеда белән бергә 20 елдан артык гомер иттеләр. Аларга нәнебезне кадер-хөрмәтләп, тәрбияләп яшәгәннәре өчен бик рәхмәтлебез. Инде энебез вафат булгач, киленебез Балтачка килеп эшләп йөргәч, нәнәне карарга дип Карадуганга алып килдек, - ди кызлары.
Рәхимә апа бүген Карадуганда кызы Халидә, кияве Рафис гаиләсендә яши. Башка балалары да һәрчак ярдәмләшеп, кайтып, килеп хәлен белеп кенә торалар.
- 6 кыз туган булгач, без 6 баҗай идек. Әби безне кызларына караганда да катырак яратты, "Кияүләремә сүз әйтмәгез, кияүләрем яшәсен!" дип кенә торды. Гаиләләребезнең шулай бердәм, туганчыл булып яшәве әбидән дә тора. Ул безне Көшкәтбашка кайткан саен олылап, кунак итеп озатып кала иде. Рәхмәт аңа. Бәйрәмнәрдә генә түгел эш вакытларында да һәрчак җыелыша торган идек, дус-тату булып яшәдек. Хәзерге көннәрдә без барыбыз бергә җыелсак 50дән артып китәбез, дип күңелле вакыйгалар белән уртаклаштылар кияүләре.

Әйе, өйнең буеннан-буена әзерләнгән бәйрәм табыннары еш әзерләнә аларның гаиләсендә. 30 август көне дә алар өчен - гаилә бәйрәме. Түр башында ике туган көн иясе бергә урын ала. Берсе аның Рәхимә апа булса, икенчесе - оныкчыгы Наил. Аңа 6 яшь тулды. Юбилярның 20 онык, 19 оныкчыкның дәү әбисе булып, якыннары янәшәсендә гомер итүе юбилей бәйрәме белән тәбрикләп килгән кунаклар күңелендә дә матур тәэсирләр калдырды. Гомер көзенә кергән, чәчләренә чал кунган барлык ветераннарга да шундый бәхетле картлык насыйп булсын иде.
Автор фотосы.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев