Балалар яклау көне кысаларында Балтач «Наз» үзәге белгечләре 14 купбалалы гаилә балаларын Казанга экскурсиягә алып барып кайтты.
Яшь сәяхәтчеләр теплоходка утырып Идел буйлап йөзделәр, төрле уеннарда катнаштылар, бүләкләр оттылар. «Колобок» кафесында тәмле ризык белән сыйландылар.
Казан зоопаркында күз курмәгән җәнлек-кошлар, елан, бөҗәкләрне күреп таң калдылар.
Кургем авылыннан Константин Петровка үзенә яраклы уңайлы инвалид коляскасы бирелде.
Районыбыз балаларына күңелле бәйрәм оештырырга ярдәм итүләре өчен «Наз» Региональ хәйрия фондына, «МДСУ -1» ҖЧҖ, «Водстрой» ҖЧҖ, Балтач районы белем бирү бүлеге җитәкчеләренә олы рәхмәт.
Нет комментариев