Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәрхәмәтлелек

Балтачның легендар педагогына 90 яшь тулды

Юбиляр 1936 елның 14 февралендә Нөнәгәр авылында туган

Укытучы-остаз, хезмәт ветераны Сафина Ленура Габделхак кызына 90 яшь тулды! Легендар педагогны чын күңелдән юбилее белән котлыйбыз, нык сәламәтлек һәм озын гомер телибез!

Ленура Сафина - мәгариф ветераны, районыбыз тарихы белән бәйле китаплар авторы буларак кына түгел, ә халыкчан, иҗади, эзләнүчән остаз буларак та билгеле шәхес. Аның тормыш биографиясендәге истәлекле вакыйгаларны, данлы хезмәт юлын барлап бетергесез...

Ленура ханымның Балтач авылының күп гасырлы тарихын, күренекле шәхесләрен, мәртәбәле вакыйгаларын туплаган "Югалган эзләр буйлап", Балтач ВЛКСМ райкомы тарыхын үз эченә алган "Балтачның балкышлы яшьлеге" китаплары буыннан-буынга тапшырырлык кыйммәтле хәзинә булып тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев